Хафиз бакчасында җиләк җыйдым,
РокДуэт

Хафиз бакчасында җиләк җыйдым,

4:58·6 прослушиваний·14 августа 2026 г.
0:00
4:58

Текст песни

Хафиз бакчасында җиләк җыйдым, 
Өзеп алдым гел кызылларын. 
Яңгыратып басу-яланнарны 
Җырлыйк әле Кормаш җырларын! 
 
Яланында сарык көтүләре, 
Суларында казлар төркеме. 
Су кермәдек, тирән булгангамы? 
Шомлы кебек Кәҗә күпере. 
 
Су коендык Шәбез буасында, 
Шыртлакалар сөздек суында. 
Кузгалагын җыйдык, чуер ташын, 
Шөгыль таптык елга буенда. 
 
Ышмуштыда көтү көтә идек 
Чират булды капка башыннан. 
Ипи-сөтне тотып, иртүк күзне ертып, 
Чабар идек сыер артыннан. 
 
Каршы тауда Карга боткасында 
Көннәр буе уйнап туймадык, 
Әнкәй безне эзләп килгәч кенә ,
Өйгә кайтуны без уйладык. 
 
Тау башына үлән үстермәдек 
Җыелыштык кичке уенга. 
Көндез бәбкә, кичен сарык көттек 
Тирес чокыр, Таллык буенда. 
 
Сарык эзләп күпме чаптык икән 
Пилорамлы тауның башында? 
Чебиләгән аяк, юан таяк - 
"Герой" идек сарык каршында ! 😊
 
Алма пешкән Алма бакчасында 
Безнең өчен киртә бармы соң? 
Тешләп ташлап, теләгәнен өзеп, 
Таба идек аның тәмлесен! 
 
Олы әрәмәдә җиләк җыйдык, 
Бидоннарны булмый тутырып, 
Каен җиләк бигрәк тәмле инде 
Ашап бетердек лә утырып ! 😊
 
Кымызлыкул, Нечкә әйләннәрдә 
Әткәй күпме печән чапкандыр? 
Яшел печән иснәп, теркел-теркел 
Арба өсләрендә кайткандыр. 
 
Гашыйк урамында яратканнар
Сөйләгәндер сөю сүзләрен.
Мәчет урамында күп йөрмәдем,
Калды микән анда эзләрем?

Мәктәп очы, мәктәп яланнары,
Ул якларда бик күп йөрелде!
Кәбестәсе белән Иске Кормаш
Даны еракларга сибелде!

Әҗби урамыннан зур дөньяга
Чыгып киттек тормыш итәргә.
Вакыт табыйк туган авылыбызга
Исән чакта кайтып китәргә!

Һәр почмагы хәзер авылымның 
Хәтерләтә бала чакларны. 
Яшәсәм дә инде якын гына 
Искә алам туган якларны. 
 
"Коммунизм капкалары" аша 
Кормашыма илтә юлларым! 
Туган авылым, сине сагынганга, 
Багышладым бүген җырларым!
Нужен такой текст на свою историю? ИИ Поэт напишет
Первая песня бесплатно

Нравится? Сделайте свою такую же

Свой текст, любой стиль и настроение. Готово за минуту, прямо в браузере. Навыки не нужны.

Создать свою песню бесплатно

Без приложений и оплаты на старте

Первая песня бесплатно

Сделайте такую же, но о своём

Свой текст, любой жанр и настроение. Готово за минуту, прямо в браузере.

Создать свою песню

Регистрация в один клик, без карты

Что сделать с треком
О треке
ЖанрРок
ГолосДуэт
Длительность4:58
Создан14 августа 2026 г.
Описание

Хафиз бакчасында җиләк җыйдым, Өзеп алдым гел кызылларын. Яңгыратып басу-яланнарны Җырлыйк әле Кормаш җырларын! Яланында сарык көтүләре, Суларында казлар төркеме. Су кермәдек, тирән булгангамы? Шомлы кебек Кәҗә күпере. Су коендык Шәбез буасында, Шыртлакалар сөздек суында. Кузгалагын җыйдык, чуер ташын, Шөгыль таптык елга буенда. Ышмуштыда көтү көтә идек Чират булды капка башыннан. Ипи-сөтне тотып, иртүк күзне ертып, Чабар идек сыер артыннан. Каршы тауда Карга боткасында Көннәр буе уйнап туймадык, Әнкәй безне эзләп килгәч кенә , Өйгә кайтуны без уйладык. Тау башына үлән үстермәдек Җыелыштык кичке уенга. Көндез бәбкә, кичен сарык көттек Тирес чокыр, Таллык буенда. Сарык эзләп күпме чаптык икән Пилорамлы тауның башында? Чебиләгән аяк, юан таяк - "Герой" идек сарык каршында ! 😊 Алма пешкән Алма бакчасында Безнең өчен киртә бармы соң? Тешләп ташлап, теләгәнен өзеп, Таба идек аның тәмлесен! Олы әрәмәдә җиләк җыйдык, Бидоннарны булмый тутырып, Каен җиләк бигрәк тәмле инде Ашап бетердек лә утырып ! 😊 Кымызлыкул, Нечкә әйләннәрдә Әткәй күпме печән чапкандыр? Яшел печән иснәп, теркел-теркел Арба өсләрендә кайткандыр. Гашыйк урамында яратканнар Сөйләгәндер сөю сүзләрен. Мәчет урамында күп йөрмәдем, Калды микән анда эзләрем? Мәктәп очы, мәктәп яланнары, Ул якларда бик күп йөрелде! Кәбестәсе белән Иске Кормаш Даны еракларга сибелде! Әҗби урамыннан зур дөньяга Чыгып киттек тормыш итәргә. Вакыт табыйк туган авылыбызга Исән чакта кайтып китәргә! Һәр почмагы хәзер авылымның Хәтерләтә бала чакларны. Яшәсәм дә инде якын гына Искә алам туган якларны. "Коммунизм капкалары" аша Кормашыма илтә юлларым! Туган авылым, сине сагынганга, Багышладым бүген җырларым!

Похожие треки в жанре Рок

Все треки жанра →
Путник
15.8K 154
Рок · 3:37 · ARTras
Here comes the morning — once again,
14.7K 105
Рок · 3:04 · Александр Сухаруков
Небойся в жизни, что либо менять
14.4K 73
Река судьбы
12.4K 97
Рок · 3:28 · Аноним
Боже,спаси меня от самого себя
10.9K 96

Слушать песни нейросети по жанрам

Тысячи треков в каталоге, каждый создан пользователем за минуту.