Сабантуйлар җитте, сихри моңнар
Текст песни
Сабантуйлар җитте, сихри моңнар Мәйданнарга тарта күңелне. Моңлы, җырлы халкым бу бәйрәмне Авыр елларда да үткәрде. Туган яклар газиз һәркемгә дә, Авылдашлар кайта читләрдән. Сагындырып килгән бу көннәрне Кем бар икән зарыгып көтмәгән?! Заманында милләт бакчасына Кемнәр генә пычрак атмаган. Тик шулай да минем газиз җирем Асыл йөзен әле саклаган. Йөрәгемә минем тәүге хисләр, Тәүге моңнар тынгы бирмиләр. «Шәмдәлләрдә генә лә утлар яна, Җиткән кызлар киндер эрлиләр». Шәмдәлләрдә генә утлар янган, Өй эченә иңгән серлелек. Шунысын беләм: тукымасы булган Мәйдан батырына сөлгелек. Хәзер инде киндер тукымыйлар, Онытылган аның серләре. Бүләкләр күп хәзер мәйданнарда, Дәшеп тора табын түрләре. Кырларымда эшләр тынган ара, Күңел тыныч, табын түгәрәк. Үпкәләмә, якташ, бу бәйрәмдә Игенчегә табын түрдәрәк. Милли рухыбызны бер яңартып, Бәйрәм итик әле бергәләп. Газиз халкым, Сабан туең җитте, Чал тарихлы милли Чәчү беткән, ә игенче уйда, «Кем соң быел сабан батыры?!» Борынгыдан калган гадәт инде Бүләк көтә хаклы батырны. Авылымның иң көчлесен көтә Хуҗалыкның иң зур тәкәсе. Авыл кызы яшереп сөлге чигә, Җиңүчегә бүләк итәсе… Көязләнеп кенә чүлмәк көтә Быел үзен ватар хуҗасын. Күзне бәйләп чүлмәк ваталмаска Татар инде татар буламы соң?! Салам тутырылган тукмак көтә, Стан көтә «сугыш чукмарларын». Күрсәт әле, халкым, мәйданнарда, Татар булган җирдә ни барын?! Бау тартышы, йөгерү ярышлары Җилкендереп тора йөрәкне. «Камыр батырлар» да утын яра Көчләндерер өчен беләкне. Бик ямьләнгән инде инеш буе, Көязләнгән чибәр таллар да. Сабантуйга дан, мәдхия җырлый Сандугачлар өзелеп таңнарда. Чабыш атлар ярсып көтә, әнә, Сизә алар бәйрәм җитәсен. Сөйгән халкым, туган җирем көтә Сабантуйның якты иртәсен. Сабан туе! Бәйгеләрдә Барча халык катнаша. Гер күтәрә, бау тартыша, Бу — гаҗәеп тамаша. Сабан туе мәйданында Күтәрелә күңелләр. Җилдәй җитез атлар чаба, Көрәшә ир-егетләр. Һәр кешегә дә мәйдан киң, Сәләтлеләр — уртага. Язгы чәчү батырлары Бүген итә тантана. Киленнәр бизәкләр чиккән, Нурдандыр өлгеләре. Ел-чорлар аша җилферди Сабантуй сөлгеләре. Сабантуймы, Сабантуй – Уеннар туе бит ул, Тәм-томнар сые бит ул, Җиңүләр уе бит ул. Чаптар өстендә чабып, Катыктан тәңкә табып, Колга башына менеп, Узышлыга йөгереп Һәм татарча көрәшеп, Аркан белән сөйрәшеп, Ватмый йомырка ташып, Тапкырлыкта сынашып Җиңсәң әгәр, Сабантуй – Эчкә шатлык сыймас туй! Колга тора мәйданда – Биегрәк Айдан да! Әтәч – колга башында, Кызыктыра барсын да. Тик менә алмый беркем дә – Мин дә бар шул төркемдә. Менә – миңа да чират. Менәм, мин дә бит ир-ат! Менеп киттем тиз генә, Тиз генә, җитез генә! Һәм карадым түбәнгә – Ай-ай… биек менгәнмен, Ничек менә белгәнмен? Ничекләр төшим җиргә? Куркыта карарга да. Торам шулай килалмый Бернинди карага да… Үч иткәндәй, әтәч тә, Бөтен көчкә кычкырып, Китте кулдан ычкынып! Ычкынды, җиргә очты, Йоны гына – учымда. Әтәч урынында мин Калдым колга очында. Кирәкми әтәчегез, Кирәкми бүләгегез – Мине алырга гына Менегез берәрегез! Ник безгә дә көрәшмәскә, Мәйдан тотмаска әле. Көрәшик, әйдә, бергәләп, Бүген бит яз бәйрәме. Сабан туенда көрәшеп, Бил бирмәскә өйрәник. «Без һәрвакыт әзер!» – дигәч, Җиңелмәскә өйрәник. Куәтебез ташып тора, Һәркемдә – ярсу йөрәк. …Без беләбез: әтиләргә Лаеклы алмаш кирәк! Шатлыклар – күңелебездә. Ал кояш – күгебездә. Килегез, дуслар, кунакка, Сабан туй бүген бездә! Иң уртага утырканнар Иң озын бер колганы – Колганың да бик тиз генә Менеп булмый торганы. Җиңгиләр биреп җибәргән Бизәкле бүләкләрен, Ә малайлар көрәшергә Сызганган беләкләрен! Ә кызлар киеп чыкканар Иң матур күлмәкләрен. Латыйп бабай төяп килгән Иң ныклы чүлмәкләрен. Абыйлар алып килгәннәр Иң җитез юртакларын. Гармунчылар алып чыккан Җырларнын уртакларын. Җилферди чиккән сөлгеләр. Бүләкләр – күбебезгә! Көрәшик тә, узышыйк та – Сабантуй бүген бездә!
Нравится? Сделайте свою такую же
Свой текст, любой стиль и настроение. Готово за минуту, прямо в браузере. Навыки не нужны.
Создать свою песню бесплатноБез приложений и оплаты на старте
Сделайте такую же, но о своём
Свой текст, любой жанр и настроение. Готово за минуту, прямо в браузере.
Создать свою песнюРегистрация в один клик, без карты

Похожие треки в жанре Электроника
Все треки жанра →Слушать песни нейросети по жанрам
Тысячи треков в каталоге, каждый создан пользователем за минуту.