
Түш кесәгә салып йөртәсе бар
Текст песни
Түш кесәгә салып йөртәсе бар Үзебезнең туган туфракны; Тирләр тамып яргаланып кипкән, Кайгылардан кара янып беткән, Туйдыручы туган туфракны. Шул туфрактан чыккан малайлар без, Кендегебез шуңа ябышкан. Аермабыз, булса, чак кынадыр Шул туфракта үскән арыштан. Арыш үскән җирнең хуҗасы без, Килмәгәнбез аңа кунакка. Тереләр дә атлый шул туфрактан, Үлеләр дә – шул ук туфракта. Безне язмыш кайчак илтеп бәрә Күз күреме җитмәс якларга. Каф таулары аша бәндәләрне Шушы туфрак тартып кайтара. Тирләр тамып яргаланып кипкән, Кайгылардан кара янып беткән Туйдыручы гомум торакны – Үзебезнең туган туфракны Түш кесәгә салып йөртәсе бар. Белеп бетермибез кадерен. …Кай туфракта булса туган йортым, Шул туфракта булсын каберем.
Нравится? Сделайте свою такую же
Свой текст, любой стиль и настроение. Готово за минуту, прямо в браузере. Навыки не нужны.
Создать свою песню бесплатноБез приложений и оплаты на старте
Сделайте такую же, но о своём
Свой текст, любой жанр и настроение. Готово за минуту, прямо в браузере.
Создать свою песнюРегистрация в один клик, без карты
Түш кесәгә салып йөртәсе бар Үзебезнең туган туфракны; Тирләр тамып яргаланып кипкән, Кайгылардан кара янып беткән, Туйдыручы туган туфракны. Шул туфрактан чыккан малайлар без, Кендегебез шуңа ябышкан. Аермабыз, булса, чак кынадыр Шул туфракта үскән арыштан. Арыш үскән җирнең хуҗасы без, Килмәгәнбез аңа кунакка. Тереләр дә атлый шул туфрактан, Үлеләр дә – шул ук туфракта. Безне язмыш кайчак илтеп бәрә Күз күреме җитмәс якларга. Каф таулары аша бәндәләрне Шушы туфрак тартып кайтара. Тирләр тамып яргаланып кипкән, Кайгылардан кара янып беткән Туйдыручы гомум торакны – Үзебезнең туган туфракны Түш кесәгә салып йөртәсе бар. Белеп бетермибез кадерен. …Кай туфракта булса туган йортым, Шул туфракта булсын каберем.
Похожие треки в жанре Поп
Все треки жанра →Слушать песни нейросети по жанрам
Тысячи треков в каталоге, каждый создан пользователем за минуту.





