Кеше гомере агач кебек,
ШансонДуэт

Кеше гомере агач кебек,

4:28·1 прослушиваний·23 июля 2026 г.
0:00
4:28

Текст песни

Кеше гомере агач кебек,
Тамырлары
китә еракка.
Һәр ел
саен арта тармаклары,
Ботаклары
иелә гел аска.
Баһадирдай
үскән агачлар да
Бирешәләр
кайчак давылга.
Кешеләр дә
гомер көзе килгәч,
Ышыкланыр
урын эзләгәндәй,
Ашыгалар
туган авылга.
Туган
авылы сыендыра
Чыгып
киткән үзенең баласын.
Яшәү көче
бирә һәркайсына,
Кайдан
гына кайткан булмасын.
Яланаяк
йөргән сукмаклардан
Йөри алсаң
әле бик шөкер.
Көч-куәтләр
күчә йөрәкләргә,
Күңелләрең
була бөтен-көр.
Яшьлегеңнең
хатирәсен барлап,
Су
буйларын иңләп йөрисең.
Күпме
атласаң да сукмаклардан,
Ару-талуларны
белмисең.
Әнә, чишмә
ага кыйбла якка.
Әле һаман
агышы бик көчле.
Ул да
шулай туган җирәрендә,
Җир-анадан
аладыр көчне.
Инеш
буйларында бөтнек үсә,
Кагылуга
исе тарала.
Туган
авылыңда кычыткан да,
Иң матуры
булып санала.
Яр буенда
үскән тал-тирәкләр
Бер
мизгелгә тынып калганнар.
Әллә инде
безгә сәлам биреп,
Кайтуларны
көтеп алганнар.
Тау буенда
үскән җиләкләрең
Әле дә
сине көтеп торганнар.
Күл буенда
үскән тупыллар да,
Көтә-көтә
инде арганнар.
Һәр
йортның да ишекләре ачык,
Сине
зурлап каршы алалар.
Балаларны
гына танып булмый,
Кемнәрнеке
икән соң алар?
Авылымның
уңган кешеләре,
Рәхмәтлемен
сезгә, туганнар.
Үз көчләре
белән күркәм мәчет
Авыл
уртасына салганнар.
Сабантуйлар
үтә һәр ел саен,
Чыгып
киткән кайта сагынып.
Күл эчендә
каз-үрдәкләр йөзә,
Каршылыйлар
канат кагынып.
Сагынганда
кайтып керер өчен
Төп
нигезләр юкка чыкмасын.
Авылдагы
һәр йорт имин булсын,
Исән-саулар
булсын кешеләре,
Кайгы-хәсрәт
җиле исмәсен.
Яшәү көче
бирсен барчабызга.
Үз төбәгең
– туган авылың.
Шөкрана
кылып яшик әле,
Гомерләрне
кайда үткәрсәк тә,
Ризалыгын
алыйк Аллаһның!
Нужен такой текст на свою историю? ИИ Поэт напишет
Первая песня бесплатно

Нравится? Сделайте свою такую же

Свой текст, любой стиль и настроение. Готово за минуту, прямо в браузере. Навыки не нужны.

Создать свою песню бесплатно

Без приложений и оплаты на старте

Первая песня бесплатно

Сделайте такую же, но о своём

Свой текст, любой жанр и настроение. Готово за минуту, прямо в браузере.

Создать свою песню

Регистрация в один клик, без карты

Что сделать с треком
О треке
ЖанрШансон
ГолосДуэт
Длительность4:28
Создан23 июля 2026 г.
Описание

Кеше гомере агач кебек, Тамырлары китә еракка. Һәр ел саен арта тармаклары, Ботаклары иелә гел аска. Баһадирдай үскән агачлар да Бирешәләр кайчак давылга. Кешеләр дә гомер көзе килгәч, Ышыкланыр урын эзләгәндәй, Ашыгалар туган авылга. Туган авылы сыендыра Чыгып киткән үзенең баласын. Яшәү көче бирә һәркайсына, Кайдан гына кайткан булмасын. Яланаяк йөргән сукмаклардан Йөри алсаң әле бик шөкер. Көч-куәтләр күчә йөрәкләргә, Күңелләрең була бөтен-көр. Яшьлегеңнең хатирәсен барлап, Су буйларын иңләп йөрисең. Күпме атласаң да сукмаклардан, Ару-талуларны белмисең. Әнә, чишмә ага кыйбла якка. Әле һаман агышы бик көчле. Ул да шулай туган җирәрендә, Җир-анадан аладыр көчне. Инеш буйларында бөтнек үсә, Кагылуга исе тарала. Туган авылыңда кычыткан да, Иң матуры булып санала. Яр буенда үскән тал-тирәкләр Бер мизгелгә тынып калганнар. Әллә инде безгә сәлам биреп, Кайтуларны көтеп алганнар. Тау буенда үскән җиләкләрең Әле дә сине көтеп торганнар. Күл буенда үскән тупыллар да, Көтә-көтә инде арганнар. Һәр йортның да ишекләре ачык, Сине зурлап каршы алалар. Балаларны гына танып булмый, Кемнәрнеке икән соң алар? Авылымның уңган кешеләре, Рәхмәтлемен сезгә, туганнар. Үз көчләре белән күркәм мәчет Авыл уртасына салганнар. Сабантуйлар үтә һәр ел саен, Чыгып киткән кайта сагынып. Күл эчендә каз-үрдәкләр йөзә, Каршылыйлар канат кагынып. Сагынганда кайтып керер өчен Төп нигезләр юкка чыкмасын. Авылдагы һәр йорт имин булсын, Исән-саулар булсын кешеләре, Кайгы-хәсрәт җиле исмәсен. Яшәү көче бирсен барчабызга. Үз төбәгең – туган авылың. Шөкрана кылып яшик әле, Гомерләрне кайда үткәрсәк тә, Ризалыгын алыйк Аллаһның!

Похожие треки в жанре Шансон

Все треки жанра →
Звёзды
14.7K 216
Шансон · 4:34 · Аноним
Любовь моя живет, она моложе нас
4.7K 15
Только с годами задним умом
1.2K 14
Шансон · 2:49 · Аноним
По всей России разлетелись
1.2K 15
Шансон · 3:01 · Аноним

Слушать песни нейросети по жанрам

Тысячи треков в каталоге, каждый создан пользователем за минуту.