
Усак - кичү.
Текст песни
Усак - кичү. Һәркемгә дә якын туган җире, Туган авылы - күңел көзгесе, Әти - әниләрнең нигезләре, Бар җиһанның иң- иң изгесе. Припев: Усак- кичү, минем туган авылым, Сиңа , үрелеп бара тормышым, Күңел түрләрендә саф хисләрем, Сиңа бәйле күңел торышым. Каршы таудан авылыма карыйм, Күз алдында җәйрәп ятасың, Синнән гүзәл урыннарны тапмыйм, Иң газиз җир булып каласың. Припев: Усак- кичү ! Зур дөньяга синнән алдык юллар, Үпкәләми калдың озатып, Сиңа кайтсак, менә ничә еллар, Каршылыйсың безне юатып. Кем сагынмый икән туган ягын, Мәнәүз елгасы ярларын, Бата - чума шунда су керүен, Кичен көткән яшьлек ярларын. Припев: Усак- кичү , сине матурлыйлар, Синдә яшәүче авылдашлар, Өй алдында үсә гөл - чәчәкләр, Шундый тырыш анда кешеләр ! ,, Сәгать суктыруы" җәй башында, Авылыма бар кеше сыя, Һәр ел саен җиденче июньдә, Бар халыкны үзенә җыя. Припев: Авыл уртасыннан алып юллар, ,,Чишмә башы ," алга - ургыла, Менә инде хәзер ничә еллар, Шул сулардан сагыш басыла... Кайткан саен авыр синнән китү, Өзеләдер күңел кыллары, Сагындыра белә Усак - кичү, Үзен күргән һәрбер кешене. Припев: Яшә гөрләп, авылым, Усак- кичү , Шатландырып безнең күңелне, Аралашып язсын гомер итү, Яратам Усак кичүэмне. Фәнзия Ярова
Нравится? Сделайте свою такую же
Свой текст, любой стиль и настроение. Готово за минуту, прямо в браузере. Навыки не нужны.
Создать свою песню бесплатноБез приложений и оплаты на старте
Сделайте такую же, но о своём
Свой текст, любой жанр и настроение. Готово за минуту, прямо в браузере.
Создать свою песнюРегистрация в один клик, без карты
Усак - кичү. Һәркемгә дә якын туган җире, Туган авылы - күңел көзгесе, Әти - әниләрнең нигезләре, Бар җиһанның иң- иң изгесе. Припев: Усак- кичү, минем туган авылым, Сиңа , үрелеп бара тормышым, Күңел түрләрендә саф хисләрем, Сиңа бәйле күңел торышым. Каршы таудан авылыма карыйм, Күз алдында җәйрәп ятасың, Синнән гүзәл урыннарны тапмыйм, Иң газиз җир булып каласың. Припев: Усак- кичү ! Зур дөньяга синнән алдык юллар, Үпкәләми калдың озатып, Сиңа кайтсак, менә ничә еллар, Каршылыйсың безне юатып. Кем сагынмый икән туган ягын, Мәнәүз елгасы ярларын, Бата - чума шунда су керүен, Кичен көткән яшьлек ярларын. Припев: Усак- кичү , сине матурлыйлар, Синдә яшәүче авылдашлар, Өй алдында үсә гөл - чәчәкләр, Шундый тырыш анда кешеләр ! ,, Сәгать суктыруы" җәй башында, Авылыма бар кеше сыя, Һәр ел саен җиденче июньдә, Бар халыкны үзенә җыя. Припев: Авыл уртасыннан алып юллар, ,,Чишмә башы ," алга - ургыла, Менә инде хәзер ничә еллар, Шул сулардан сагыш басыла... Кайткан саен авыр синнән китү, Өзеләдер күңел кыллары, Сагындыра белә Усак - кичү, Үзен күргән һәрбер кешене. Припев: Яшә гөрләп, авылым, Усак- кичү , Шатландырып безнең күңелне, Аралашып язсын гомер итү, Яратам Усак кичүэмне. Фәнзия Ярова
Похожие треки в жанре Поп
Все треки жанра →Слушать песни нейросети по жанрам
Тысячи треков в каталоге, каждый создан пользователем за минуту.





