
Сиңа төбәлгән сабыйлар күзе,
Текст песни
Сиңа төбәлгән сабыйлар күзе, Чыдарга тырыш, бул Син түземле! Усал күзләрне сабый күрмәсен, Сабый дөньясын кайгы төрмәсен. Ата-анасын заман баскандыр, Бала күңелендә борчу аркандыр. Башыннан сыйпа, әйт җылы сүзең, Чыдарга тырыш, бул инде түзем! Иртәгәсе көн - синең кулыңда. Ниләр күрер бит сабый юлында? Вакланмый калчы, тапчы бер җаен. Сөенсен сабый көн туган саен. Аның кайгысы синеке булсын, Синең сөенеч аңа да булсын. Яшәсен тоеп балачак тәмен, Кадерләп үссен яшәүнең ямен. Балачак-мәктәп бергә куелсын, Сабый күңеленә шулай уелсын. Тормыш - катлаулы! Дөнья буталды... Чын укытучы үзгәрми калды! Үз күчәрендә калсын Җир шары! Син балаларны яратчы бары!.. ... и, укытучы... Язилә Галләмова.
Нравится? Сделайте свою такую же
Свой текст, любой стиль и настроение. Готово за минуту, прямо в браузере. Навыки не нужны.
Создать свою песню бесплатноБез приложений и оплаты на старте
Сделайте такую же, но о своём
Свой текст, любой жанр и настроение. Готово за минуту, прямо в браузере.
Создать свою песнюРегистрация в один клик, без карты
Сиңа төбәлгән сабыйлар күзе, Чыдарга тырыш, бул Син түземле! Усал күзләрне сабый күрмәсен, Сабый дөньясын кайгы төрмәсен. Ата-анасын заман баскандыр, Бала күңелендә борчу аркандыр. Башыннан сыйпа, әйт җылы сүзең, Чыдарга тырыш, бул инде түзем! Иртәгәсе көн - синең кулыңда. Ниләр күрер бит сабый юлында? Вакланмый калчы, тапчы бер җаен. Сөенсен сабый көн туган саен. Аның кайгысы синеке булсын, Синең сөенеч аңа да булсын. Яшәсен тоеп балачак тәмен, Кадерләп үссен яшәүнең ямен. Балачак-мәктәп бергә куелсын, Сабый күңеленә шулай уелсын. Тормыш - катлаулы! Дөнья буталды... Чын укытучы үзгәрми калды! Үз күчәрендә калсын Җир шары! Син балаларны яратчы бары!.. ... и, укытучы... Язилә Галләмова.
Похожие треки в жанре Фолк
Все треки жанра →Слушать песни нейросети по жанрам
Тысячи треков в каталоге, каждый создан пользователем за минуту.





