
Классташлар белэн жыелыштык
Текст песни
Классташлар белэн жыелыштык Туган якнын матур залында , Сагынышып, ашкынып килдек Куреп калыйк диеп барысын да. Илле елга якын еллар инде Сизелми генэ узып киткән, Тормыш арбасы тәгәрэп Гомер йомгагын сүткән . Шатлык хисе ташып чыкты Яшьлеккэ кайткан кебек , Мәктәпкэ йөргэн юлларнын Сукмагын тапкан кебек . Бер мизгел генэ булса да Яшьлек язында йөрдек, Балачак, мәктэп елының Татлы дөньясын тойдык. Чын кунелдэн аралаштык Бала чактагы кебек , Ә йөрәкләр әледэ шул ук Яшен чаткысы кебек . Ак альяпкыч киеп күбәләктәй Очып, кунып йөрдек ,сөенеп Олыгаеп барабыз бит инде Сагыш басып ала бераз көрсенеп Чәчебезгә көмеш тәңкэ яуды Йөзебезне сызыклар баскан, Гомер көзебезгә килеп кердек Балачаклар кайларда калган? Кайчан гына узып киткэн икән Сиздермичэ генэ гомерләр? Ышанасы бердэ килми икән Кунелебез әле һаман яшь. Саумысыгыз, сабакташлар. Саумысыгыз, яшьтәшләр. Саумы яшьли сөйгән ярым, Ярты гасыр күрмәгәнем Ярты гасыр гомер әле Гел дә үтмәгән кебек, Унсигездә йөрим менә Дусларым белән биеп. Әй, белсәгез рәхәтлеген: Яшьлек капкасы ачык, Үбешәсе килә хәтта Укытучыдан качып. Гөмер үтә, картлык җитә Яшь чаклар кире кайтмый. Иске Кормаш мәктәбе дә Бердә хәтердән чыкмый. Онытылмый Шәбез буе. Ошмыштының чокыры. Безне алга дәшеп торды Комунизм капкасы Белем алдык, ятлый идек Химия кагыйдәсен. Үлгәндә дә онытылмас, Кислота формуласы. Классташлар әле картаймаган Очкын янып тора күзлэре , Кунеллэре әлдэ балачактай Эчкерсез һәм нурлы йөзлэре . Жәйлэребез көзгэ якынлашты Кечкерәйде гомер йомгагы, Аллаһыбыз насыйп итсен әле Очрашырга шулай ел саен. Гомерлэр бит тигез бирелмәгән Кайберләре куптән юк инде, Аларга догалар кылып яшик Кемгэ кайчан - белгэн юк инде. Очрашырга насыйп булсын әле Озак еллар буе бергәләп, Телефоннан гына булса да Бер беребезнең хәлен белгәләп. Йөрәкләргэ бик тә рәхәт булды Классташлар белэн очрашып, Калган гомерләрне аралашып Күрешкәләп торыйк очрашып. Җылы хисләр белэн таралыштык Очрашабыз диеп тагын да, Илле елга, алдагы елга Табигатьнең ямьле язында .
Нравится? Сделайте свою такую же
Свой текст, любой стиль и настроение. Готово за минуту, прямо в браузере. Навыки не нужны.
Создать свою песню бесплатноБез приложений и оплаты на старте
Сделайте такую же, но о своём
Свой текст, любой жанр и настроение. Готово за минуту, прямо в браузере.
Создать свою песнюРегистрация в один клик, без карты
Классташлар белэн жыелыштык Туган якнын матур залында , Сагынышып, ашкынып килдек Куреп калыйк диеп барысын да. Илле елга якын еллар инде Сизелми генэ узып киткән, Тормыш арбасы тәгәрэп Гомер йомгагын сүткән . Шатлык хисе ташып чыкты Яшьлеккэ кайткан кебек , Мәктәпкэ йөргэн юлларнын Сукмагын тапкан кебек . Бер мизгел генэ булса да Яшьлек язында йөрдек, Балачак, мәктэп елының Татлы дөньясын тойдык. Чын кунелдэн аралаштык Бала чактагы кебек , Ә йөрәкләр әледэ шул ук Яшен чаткысы кебек . Ак альяпкыч киеп күбәләктәй Очып, кунып йөрдек ,сөенеп Олыгаеп барабыз бит инде Сагыш басып ала бераз көрсенеп Чәчебезгә көмеш тәңкэ яуды Йөзебезне сызыклар баскан, Гомер көзебезгә килеп кердек Балачаклар кайларда калган? Кайчан гына узып киткэн икән Сиздермичэ генэ гомерләр? Ышанасы бердэ килми икән Кунелебез әле һаман яшь. Саумысыгыз, сабакташлар. Саумысыгыз, яшьтәшләр. Саумы яшьли сөйгән ярым, Ярты гасыр күрмәгәнем Ярты гасыр гомер әле Гел дә үтмәгән кебек, Унсигездә йөрим менә Дусларым белән биеп. Әй, белсәгез рәхәтлеген: Яшьлек капкасы ачык, Үбешәсе килә хәтта Укытучыдан качып. Гөмер үтә, картлык җитә Яшь чаклар кире кайтмый. Иске Кормаш мәктәбе дә Бердә хәтердән чыкмый. Онытылмый Шәбез буе. Ошмыштының чокыры. Безне алга дәшеп торды Комунизм капкасы Белем алдык, ятлый идек Химия кагыйдәсен. Үлгәндә дә онытылмас, Кислота формуласы. Классташлар әле картаймаган Очкын янып тора күзлэре , Кунеллэре әлдэ балачактай Эчкерсез һәм нурлы йөзлэре . Жәйлэребез көзгэ якынлашты Кечкерәйде гомер йомгагы, Аллаһыбыз насыйп итсен әле Очрашырга шулай ел саен. Гомерлэр бит тигез бирелмәгән Кайберләре куптән юк инде, Аларга догалар кылып яшик Кемгэ кайчан - белгэн юк инде. Очрашырга насыйп булсын әле Озак еллар буе бергәләп, Телефоннан гына булса да Бер беребезнең хәлен белгәләп. Йөрәкләргэ бик тә рәхәт булды Классташлар белэн очрашып, Калган гомерләрне аралашып Күрешкәләп торыйк очрашып. Җылы хисләр белэн таралыштык Очрашабыз диеп тагын да, Илле елга, алдагы елга Табигатьнең ямьле язында .
Похожие треки в жанре Шансон
Все треки жанра →Слушать песни нейросети по жанрам
Тысячи треков в каталоге, каждый создан пользователем за минуту.





